Татарстанга Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
Бүген "Россия - Ислам дөньясы: KazanForum" халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин күчемсез милек һәм инфраструктура проектлары күргәзмәсендә булдылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы (AAOIFI) Попечительләр советы рәисе шәех Ибраһим бән Хәлифә Әл Хәлифә белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да KazanForum-2025 кырларында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әфганстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары мулла Абдулла Гани Бәрадар белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да KazanForum-2025 кырларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының панель дискуссиясендә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Чара Казанда «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узды («Казан Экспо» ХКҮ).
Панель дискуссиянең темасы - "Дөнья икътисадын үстерү импульсы буларак, Россиядә намуслы бизнесны һәм чит ил инвестицияләрен гарантияләнгән яклау".
Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумын һәм «Russia Halal Expo 2025» күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Ачылу тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ИХО Генераль секретаре урынбасары Әхмәд Кавеса Сенгендо катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «СИБУР» ҖЧҖ идарәсе әгъзасы Павел Ляхович һәм «Группа Полипластик» ҖЧҖ президенты Лев Гориловский белән очрашты.
Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасы физик культура һәм спорт министры Әхмәт Кадыйров белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпром-Медиа Холдинг» АҖ генераль директоры Александр Жаров белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хеврон провинциясе (Фәләстин дәүләте) Губернаторы Халед Дудин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Губернатор Казанга 16 нчы KazanForum эшендә катнашу өчен килгән.