«Безнең ишегалды» программасында планлаштырылган эшләрнең 53% ы башкарылган

05.07.2025

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

«Безнең ишегалды» программасында планлаштырылган эшләрнең 53% ы башкарылган.

Юл эшләре буенча үтәлеш 63% тәшкил итә. Арча һәм Зәй районнарында эшләр тулысынча төгәлләнгән. 14 муниципаль берәмлектә 260 ишегалдында эшләр дәвам итә, 246 ишегалдында эшләр тулысынча төгәлләнгән.

300 ишегалдында тышкы яктырту җайланмасы төгәлләнгән. Республика буенча үтәлеш - 62%. Эш 12 муниципаль берәмлектә, 213 ишегалдында алып барыла. Әгерҗе, Арча, Зәй һәм Мамадыш районнарында яктырту эшләре төгәлләнгән.

Хәзерге вакытта кирәкле җиһазларның бөтен күләме республика складларында тора. Юл эшләре тәмамланган барлык ишегалларында җиһазларны монтажлау эшләре алып барыла. Җиһазларны монтажлау буенча гомуми үтәлеш 33% тәшкил итә. Эшләр республиканың 129 ишегалдында тәмамланган, Арча һәм Зәй районнарында - тулысынча. 168 ишегалдында монтаж дәвам итә.

Төзелеп беткән объектларны кабул итү процессы башланды. Хәзерге вакытта Казанның Совет районында беренче 5 һәм Түбән Кама районында 4 ишегалды уңышлы кабул ителгән.

Төзелеш сезонының актив фазасына бәйле рәвештә программа адресына килүче мөрәҗәгатьләр саны югары булып кала. Белгечләр барлык мөрәҗәгатьләрне көндәлек режимда оператив эшкәртәләр. Соңгы 2 атнада республиканың 15 районында яшәүчеләрдән 441 мөрәҗәгать теркәлгән.

27 июньдә 2026 елда төзекләндерүгә өстенлекле территорияләрне сайлау өчен онлайн-тавыш бирүгә йомгак ясалды. Тавыш бирүдә республиканың 13 районыннан 200 меңгә якын кеше катнашты. Хәзерге вакытта җиңүчеләрнең йомгаклау исемлекләре dvor.tatar сайтында бастырылган. Моннан тыш, сайланган объектлар турындагы мәгълүмат Татарстан ишегалларын төзекләндерү картасында да күрсәтелгән.


ТР Матбугат хезмәте, Булат Низамиев