Яңалыклар

04.06.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәренә килде.

Чолпон-Ата шәһәре аэропортында аны Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Бакыт Торобаев, Табигый ресурслар, экология һәм техник күзәтчелек министры Мәдәр Мәшиев, Россия Федерациясенең Кыргызстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сергей Вакунов каршы алды.

03.06.2025

Казанда «Газпром» ГАҖнең бүлендек җәмгыятьләре һәм оешмалары арасында янгын сүндерү-коткару спорты буенча XIII ярышлар уза.

Ярышларда 30лап команда катнаша, алар өч юнәлештә көч сынаша: штурм баскычы буйлап күтәрелү, каршылыклар полосасы, сугышчан җәелү.

Аны ачу тантанасы Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетында узды.

03.06.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мордовия Республикасы Башлыгы Артем Здунов «Татарстан - Мордовия» төбәкара балалар-яшьләр форумында катнашучылар белән очрашты.

Чара Казанда «Урам» экстрим-паркында узды.

03.06.2025

Җәйге савыктыру кампаниясе Татарстанда 200 меңнән артык баланы һәм яшьләрне колачлый. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков белдерде.

03.06.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге берничә объектны карады.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина һәм башкалар озата йөрде.

02.06.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РВБ» ҖЧҖ башлыгы Татьяна Ким белән очрашты. Очрашу Татарстанның Зеленодольск районындагы «Весна» индустриаль паркында узды.

02.06.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан эшкуарлык бергәлеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу республиканың Зеленодольск районындагы сәнәгать паркларының берсендә («Весна» сәнәгать паркы) узды һәм Россия Эшкуарлыгы көненә багышланды.

Очрашуның модераторы - ТНВ телеканалы генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Светлана Кадырова.  

02.06.2025

Бүген «Славица" туңдырма фабрикасы» һәм «Кош итен тирәнтен эшкәртү буенча җитештерү-логистика комплексы» проектларын гамәлгә ашыра башлау тантанасы булды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тантана Зеленодольск муниципаль районында узды.

02.06.2025

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе Кадрлар резервында катнашучылар проектларын якладылар.

Чарада резервчылар остазлары - Татарстанның югары җитәкчелеге вәкилләре, шулай ук республика хакимият органнары җитәкчеләре катнашты.

01.06.2025

Бүген кич Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Родники.Дети» финал концерт-конкурсында булды. Чара театрның Казанда Г. Камал исемендәге театрның (Г. Камал ис .ТДАТ) яңа бинасында узды.

Битләр: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>