Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта өлкә Сабантуенда катнашты

06.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Свердловск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Денис Пастер белән бергә өлкә бәйрәме Сабантуйда катнашты.

Республика Рәисе Екатеринбургка эш сәфәрендә, анда ул 5 нче халыкара сәнәгать күргәзмәсе ИННОПРОМда катнаша. 

Ел саен Свердловск өлкәсендә гадәттәгечә 30дан артык Сабантуй бйәрәмнәре уза. Иң күренеклесе һәм зурсы - өлкә Сабантуе, ул Свердловск өлкәсе губернаторы карары буенча 2005 елдан бирле үткәрелә.

Бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов төбәк җитәкчелегенә татар милли-мәдәни оешмаларының инициативаларын даими хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. "Свердловск өлкәсе - татарлар күпләп яши торган төбәкләрнең берсе. Безнең ватандашларыбыз монда күп гасырлар дәвамында башка халыклар вәкилләре белән тыгыз дуслыкта һәм үзара ярдәмләшеп яшиләр. Өлкәдә татар җәмәгатьчелеген зур активлык аерып тора: популяр спорт ярышлары һәм музыкаль фестивальләр, конкурслар үткәрелә, татар мәдәнияте саклана һәм үсә", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. 

Свердловск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка визиты һәм бәйрәмдә катнашуы өчен рәхмәт белдерде. 

Бүгенге көндә өлкәдә 93,5 меңнән артык татар яши. Свердловск өлкәсендә рәсми рәвештә 11 татар иҗтимагый оешмасы, 6 мөселман диния нәзарәте теркәлгән. Татар теле һәм әдәбияты 15 гомуми белем бирү мәктәбендә укытыла.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте