Рөстәм Миңнеханов ТР Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында кандидат булуга документлар тапшырды

05.07.2025

Рөстәм Миңнеханов ТР Үзәк сайлау комиссиясендә булды һәм Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында кандидат булуга документларны тапшырды.

Үзәк сайлау комиссиясе хезмәткәрләре документларны закон тарафыннан билгеләнгән исемлеккә туры килү-килмәвен тикшерделәр һәм тәкъдим ителгән документларны алуны раслаучы язма бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, 26 июньдә «Бердәм Россия» Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларына кандидат итеп чыгарды. Карарны төбәк партия конференциясендә кабул иттеләр. Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын бертавыштан хупладылар.

Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар быел 14 сентябрьдә узачак. Республикада 3 миллионга якын граждан сайлау хокукына ия, шуларның өчтән бере - яшьләр. 40 меңнән артык яшь сайлаучы сайлауларда беренче тапкыр үз тавышын бирә алачак.


ТР Матбугат хезмәте, Булат Низамиев