Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 15 нче халыкара сәнәгать күргәзмәсе ИННОПРОМның стендларын карады. Республика Рәисе Екатеринбургта эш сәфәрендә.
ИННОПРОМ-2025нең төп темасы - «Технологик лидерлык: индустриаль алга китеш». 60 илдән 40 меңнән артык кеше катнашуы көтелә. Күргәзмәнең төп треклары: «Цифрлы җитештерү», «Металл эшкәртү», «Транспорт машиналары төзү», «Шәһәрләр өчен технологияләр», «ІТ сәнәгать», «Энергетика өчен технологияләр», «Яңа материаллар», «Компонентлар җитештерү», «Тернәкләндерү өчен медицина техникасы һәм җиһазлары», «Автоматлаштыру һәм робот техникасы».
ИННОПРОМда гадәттәгечә Татарстан стенды бар, анда республика җитештерүчеләренең продукциясе тәкъдим ителгән. Бүген стендта Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов булды.