Бүген Казан федераль университеты мәйданчыгында "Батырлар. Татарстан Геройлары" махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен программаның Иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе, Иҗтимагый совет рәисе Әсгать Сәфәров, ТР Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, укырга сайлап алынган махсус хәрби операция ветераннары катнашты.
Әсгать Сәфәров программаның Россия Президенты йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырылуын һәм «Время героев» федераль программасына тиң булуын искәртте. Программада катнашу өчен 1,6 меңнән артык гариза бирелгән. "Бу программага бүген ихтыяҗ булуы күрсәткече. Хәтта алгы сызыкта булганда да, сугышчылар сайлап алуның барлык этапларын барлык техник таләпләр нигезендә узарга мөмкинлек табарга тырыштылар. Программага иң яхшылардан - биремнәрне үтәү йомгаклары буенча максималь нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар сайлап алынды. Аларның күбесе МХО зонасында хәрби бурычларны үтәгән өчен югары дәүләт бүләкләренә лаек булды. Катнашучылар арасында 14 кеше - Батырлык ордены кавалерлары, аларның берсе ике мәртәбә Батырлык ордены кавалеры", - диде республика Рәисе Администрациясе җитәкчесе.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов билгеләп үткәнчә, кадрлар программасына сайлап алу Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә башкарылган. Проект МХО ветераннары һәм катнашучылары арасыннан идарәчеләрне ачыклауга, шулай ук дәүләт һәм муниципаль идарә системасында аларның карьера үсеше өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Теркәлү 2025 елның февралендә башланды, Ватанны саклаучылар арасында зур кызыксыну уятты. Сайлап алу чараларының төп башкаручысы булып РАНХиГСның Казан филиалы катнашында КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе билгеләнде. Эксперт төркемнәре, контакт үзәге, "Кайнар линия" телефоны формалаштырылды. Конкурс нигезендә сайлап алуның 3 этабы үткәрелде: анкета, тест һәм әңгәмә.
Махсус хәрби операциядә катнашучы, Батырлык ордены кавалеры Рифат Нәбиуллин МХО сугышчылары - дәүләт файдасына нәтиҗәле эшләргә сәләтле дисциплиналы, җаваплы, башкаручан һәм кыю кешеләр, дип билгеләде. "Ышанам ки, без үзебезне дәүләт хезмәтенә фронтта гына түгел, башка өлкәләрдә дә күрсәтә алачакбыз. Безнең өчен иң мөһиме - кешеләргә ярдәм итү", - дип өстәде Рифат Нәбиуллин.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, МХО сугышчыларының белемнәре һәм тәҗрибәсе, аларның иптәшләренә ярдәм итәргә һәм Ватанны сакларга әзерлеге куелган бурычларны үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Ул шулай ук аларның яшьләрне патриотик тәрбияләүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте. "Безнең бурыч - хәрбиләрнең, МХО ветераннарының гаиләләренә ярдәм итү, төрле яклап ярдәм күрсәтү. Моны аеруча сез аңлыйсыз. Шуңа күрә безнең командада тиешле тәҗрибәле кешеләр булу бик мөһим. Без сезнең белән горурланабыз!" - диде ТР Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов белем алу ахырына теге яки бу өлкә эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә тәкъдим итте. "Мин вәгъдә бирәм, без бер көн бүлеп бирербез һәм сезнең һәркайсыгызны тыңларбыз. Безгә сезнең фигерегезне ишетү мөһим. Сез безне өйрәтерсез, ә без сезне өйрәтербез. Сезнең белем алуыгыз - бу бик зур тәҗрибә. Шуңа күрә без сезгә укытучы буларак мөрәҗәгать итәбез", - дип өстәде Татарстан Рәисе.