Яңалыклар

16.05.2025

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, Үзбәкстан Республикасының вәкиллекле делегациясе Казанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum»XVI халыкара икътисади форумы чараларында катнашу өчен килде.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларга Татарстанга килүләре һәм KazanForum да катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

16.05.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте идарәсе рәисе Артур Орлов һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) җитәкчесе Григорий Гуров белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

15.05.2025

«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумында катнашучыларга Казанга килүләре өчен Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин рәхмәт белдерде. Ул катнашучы илләр делегацияләренең барлык әгъзалары өчен дә Россия Федерациясенә һәм Казанга визит файдалы һәм кызыклы булачагына ышаныч белдерде.

Бу хакта Марат Хөснуллин бүген форумны уздыру уңаеннан үткәрелгән тантаналы кабул итүдә белдерде.

15.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иордания Авыл хуҗалыгы министры Халед Муса Әл Хәнәфат белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да KazanForum-2025 кырларында узды.

15.05.2025

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төрекмәнстан белән дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүдәге аерым казанышлары өчен «Мәхтүмколый Фрагига 300 ел» истәлекле медале белән бүләкләнде.

Минтимер Шәймиевка бүләкне бүген «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан Экспо» ХКҮдә Төркмәнстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Әсән Айдогдыев тапшырды.

15.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Севастополь Губернаторы Михаил Развожаев белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да KazanForum-2025 кырларында узды.

15.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да KazanForum-2025 кырларында узды. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Россия Мәдәният министры урынбасары Жанна Алексеева һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

15.05.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов чит дәүләтләрнең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре белән очрашты.

Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов барысына да «Россия – Ислам дөньясы: «KazanForum»16 халыкара икътисадый форумында катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

15.05.2025

Бүген «Казан Экспо» ХКҮдә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин «Яңарыш» республика фондының «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумы кысаларында күчемсез милек һәм инфраструктура проектлары күргәзмәсендә урнаштырылган стендын карадылар.  

15.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Энергетика министры урынбасары Роман Маршавин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, эре машина төзелеше предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.  

Битләр: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>