Соңгы 6 елда Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында илкүләм проектлар, дәүләт программалары, шулай ук республика программалары кысаларында 26 меңнән артык төрле социаль объект, төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык объектлары төзелде һәм ремонтланды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада инфраструктура объектларын төзү һәм модернизацияләү буенча зур эш алып барыла. Ул Россия Президентына һәм Хөкүмәткә федераль дәрәҗәдә бу юнәлештә регионнарга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Рәисе хәбәр иткәнчә, агымдагы елда барлык программалар кысаларында 3,5 меңнән артык объект төзеләчәк һәм ремонтланачак. 3 млн 260 мең кв.метрдан артык торакны файдалануга тапшыру, 5 яңа мәктәп, 3 мәктәп корпусы һәм 7 балалар бакчасы төзү, шулай ук күпфатирлы йортларның 678 ишегалдын төзекләндерү планлаштырылган. Моннан тыш, торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү буенча республика программасы башланды.
Юл тармагында да масштаблы эш алып барыла. "Соңгы 6 елда гына да 7 мең км чамасы федераль, республика һәм муниципаль юллар төзелде һәм ремонтланды. Федераль үзәк тарафыннан бик зур ярдәм килә. Идел һәм Кама аша 2 күпер төзелде - бу әһәмиятле һәм кирәкле объектлар. Быел эш дәвам итә. 1,5 мең км юл өслеге төзеләчәк һәм ремонтланачак. Урам-юл челтәрен ремонтлауга зур игътибар бирелә - 750 объект", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, гамәлдәге программалар кысаларында төзелгән һәм яңартылган объектлар, беренче чиратта, татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов төзелеш мәйданчыкларының тышкы бизәлешен камилләштерү зарурлыгына да игътибар итте. Алар иминлек һәм җитештерү культурасы таләпләренә җавап биреп кенә калмыйча, гражданнарга объект турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирергә тиеш. Мондый тәҗрибә бүген Мәскәүдә уңышлы гамәлгә ашырылган. Татарстан Рәисе төзелешләрне рәсмиләштерүнең, юлларны һәм барлык инфраструктураны ремонтлауның заманча бердәм стандартларын эшләргә кушты.