Бүген Чаллы шәһәренә нигез салуга 400 ел тулуны һәм беренче КамАЗ йөк автомобиле чыгаруга 50 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров үткәрде. Чара Чаллыда узды.
Оештыру комитеты утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Бүген Татарстанга Эшлекле Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров эш сәфәренә килде.
Эш сәфәре кысаларында Денис Мантуров Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән берлектә «КАМАЗ» ГАҖндә (Чаллы) булдылар, шулай ук «Олимп» яңа сәнәгать технопаркын ачу тантанасында катнаштылар.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Дарулар әйләнеше өлкәсендә дәүләт җайга салуы-ФармМедОбращение 2025» 27 нче еллык бөтенроссия конференциясендә катнашучыларны сәламләде.
Пленар утырыш «Казан Экспо»да узды.
Модераторы - Росздравнадзор башлыгы Алла Самойлова.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Алла Самойлова белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. Төбәкнең Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт белән үзара хезмәттәшлеге, медицина учреждениеләрен квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү, ташламалы категориядәге гражданнарны дару препаратлары белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Бүген Ингушетиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың иң югары бүләге - «Казанышлар өчен» орденына лаек булды.
Бүләкне Ингушетия Башлыгы Мәхмүд-Али Кәлиматов тапшырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Ингушетия Башлыгы Мәхмүд-Али Кәлиматов төбәкләр арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ингушетиягә эш сәфәре кысаларында республика башлыгы Мәхмүт-Али Кәлиматов белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ингушетия Республикасына эш сәфәренә килде. Визиты барышында Рөстәм Миңнеханов Ингушетия башлыгы Мәхмүт-Али Кәлиматов белән очрашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Физик культура һәм спортны үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет утырышында катнашты.
Утырышны видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды. Төп тема – адаптив физик культураны һәм спортны - сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә юнәлдерелгән юнәлешләрне үстерү.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән 2025 елның I кварталындагы эш йомгаклары һәм алга таба үсеш бурычлары буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.