Яңалыклар

06.06.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рус теле көненә һәм А.С. Пушкинның тууына 226 ел тулуга багышланган тантаналы чарада сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Тантаналы чара М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды.  

06.06.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салуда катнаштылар.

06.06.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җәмәгатьчелек вәкилләре, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе әгъзалары белән очрашты.

Очрашу Рус теле көнен һәм рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 226 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган.

Чара Казанда Лев Толстой музеенда (ТР Милли музее филиалы) узды.

06.06.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Герое, Үзәк хәрби округының 2 нче гвардия гомумхәрби армиясе командующие, генерал-лейтенант Рамил Ибәтуллин белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

06.06.2025

Кадерле дуслар!

Сезне Рус теле көне һәм бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

06.06.2025

Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районының Мәчкәрә авылындагы янәдән торгызылган мәчеттә Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм намазында катнашты.

Бәйрәм вәгазе башланганчы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан котлау телеграммаларын укыды.

05.06.2025

Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!

Кадерле ватандашлар!

Сезне һәр мөселман өчен аеруча олы һәм изге бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете – Гайд әл-Әдха белән ихлас тәбрик итәм!

Гаять тирән рухи эчтәлекле бу бәйрәм бөтен дөньядагы миллионлаган мөэминне берләштерә, шәфкатьлелек һәм миһербанлылыкның олы куәткә ия булуына ныклы ышаныч тудыра, игелек кылуның савабы турында искәртә. 

05.06.2025

Россия Хөкүмәтенең Координация үзәгендә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко ясалма акыл өлкәсендәге тикшеренү үзәкләренең «өченче дулкыны»н сайлап алу нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Иннополис Университетының фәнне цифрлы тизләтү өлкәсендә тикшеренү үзәге конкурста җиңүчеләрнең берсе булды. 

05.06.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кар барсын һәм экосистемаларны саклау буенча глобаль программа идарәче комитетының IX утырышында катнашты. Утырыш Кыргызстан Республикасында уза.

Искәртәбез, әлеге хөкүмәтара альянс 11 ел элек төзелгән иде. Ул кар барсын саклау максатларында илләрне берләштерде. Кар барсы һәм аның экосистемалары буенча глобаль программаның җитәкче комитетының IX утырышында кар барсы яши торган илләрнең әйләнә-тирә мохит министрлары, шулай ук партнерлык оешмалары һәм халыкара финанс институтлары вәкилләре катнашты.

05.06.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанда эш сәфәрендә. Визитының төп максаты - Кар барсын һәм экосистемаларны саклау буенча глобаль программа идарәче комитетының IX утырышында катнашу.

Битләр: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>