Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов GE Gas Power рәисе Джон Райс белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, General Electric ягыннан шуллай ук GE вице-президенты һәм Россия белән БДБ илләрендә баш башкарма директоры Рон Поллетт, Европада GE Gas Power коммерция директоры Фабрис Корморгант катнашты.
Яклар хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм кабер мәсьәләләрне хәл итүдәге казанышлар, шул исәптән Татарстан энергетикасы инфраструктурасын модернизацияләү, GE заманча җиһазларын кулланып, сәламәтлек саклау системасын үстерүдәге казанышлар турында сөйләштеләр.
«General Electric компаниясе инде күп еллар дәвамында безнең предприятиеләр һәм тулаем алганда республикабызның әйдәп баручы стратегик партнерларыннан берсе булып тора. 2017 елның октябрендә Сан-Францискода узган очрашуда General Electric компаниясенең Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлеген киңәйтү мәсьәләләре хакында фикер алышынды», - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты искәрткәнчә, 2017 елның июнендә Казанның 3нче җылылык электр үзәгендә ул вакыттагы иң яңа газ-турбина җайланмасы эшләтеп җибәрелгән, 2018 елның августында исә Казанның 1нче җылылык электр үзәгендә яңа пар-газ блогы файдалануга тапшырылган.
«Шул ук вакытта, безнең реконструкция таләп иткән проектлар да бар. Ул – Зәй ГРЭСы», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов һәм General Electric компаниясе җитәкчелегенә әлеге проектны гамәлгә ашыру – Зәй ГРЭСын төзекләндерү кысаларында хезмәттәшлекнең технологик һәм финанс мөмкинлекләрен карарга тәкъдим итте.