Казанга РФ мәдәният министры Владимир Мединский килде

01.02.2019

Татарстанга РФ мәдәният министры Владимир Мединский килде. “Казан” халыкара аэропортында аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

Владимир Мединский Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашачак, аның барышында ведомствоның 2018 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалачак.

РФ мәдәният министры бүген шулай ук “Мәдәни мирас: борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” проектының гамәлгә ашырылу нәтиҗәләренә багышланган тантаналы чараларда катнашачак. “Пирамида” комплексында узачак тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашачак.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.