Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә алдагы чәчү кампаниясен финанслау турында хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Ттаарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, 2019 елгы чәчү эшләрен финанслау 25 млрд сумга исәпләнә. Шул акчаның яртысыннан артыгы - займ чаралары. Агымдагы көнгә банклар 7,7 млрд. сумлык гаризаларны раслаган, шуның 4 млрд. тирәсе инде алынган.
Министр сүзләренә, гомумән расланган кредитлар күләме былтыргыдан күпкә артык. Әмма районнар активлыгы аерылып тора. Марат Әхмәтов шулай ук кече хуҗалык формалары белән эш тиешенчә алып барылмавына игътибар итте. "Әлегә Фермар хуҗалыклары ассоциациясе бик пассив. Тәнкыйтьләү генә аз ул. Безнең территориаль идарәләр белән системалырак эш көйләргә кирәк һәм шул өлкәдә методик ярдәм күрсәтергә кирәк", - диде Авыл хуҗалыгы башлыгы.
Марат Әхмәтов аерым районнарның чәчү эшләренә чыгымнарын бәяләде. Әйтик, Әлмәт районына 284 млрд. сум кирәк, юиредә өч гариза - 12,3 сумга. Министр шулай ук Баулы, Менделеевск, Ютазы районнары активлыгы ким булуын искәртте. "Хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерларга активрак булырга кирәк. Ресурслар тик томалдан булмый ул. Шуның өстенә 5 проценттан да артмый торган льгталы процентлар ставкасы бар, лимитлар да җитәрлек", - диде ул.
Бюджет ярдәменә килгәндә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 780 млн сум ярдәм (гектарлата ярдәмгә бәйле булмаган) җибәреләчәк, 1,2 млрд сум – максатчан күрсәткечләргә ирешү өчен, 1,2 млрд сум – сатылган сөт өчен,1 млрд сум - техниканы яңартуга 2018 елда авлы хуҗалыкларын бурычны каплау өчен.
Бюджеттан 1,5 млрд сум субсидияләр минераль ашламалар алу өчен биреләчәк. Әмма товар җитештерүче бу акчаны алу өчен бер гектар чәчүлек мәйданына 30 кг чамасы матдә булуын документлар белән расларга тиеш. Бу ярдәмне 30 мартка кадәр генә алырга була.
Агымдагы елда бер гектарга 70 кг ашлама җыю бурычын куелган. Кайбер районнар 10 кг да ашлама да туплый алмаган: Яңа Чишмә (1 гектарга бары 1 кг ашлама туры килә), Апас (2 кг), Әгерҗе (4 кг), Чирмешән (5 кг), Кайбыч (6 кг) һәм Кама Тамагы (8 кг) муниципаль районнары.
Шул ук вакытта башка районнар авыл хуҗалыгы берләшмәләре шактый күләмдә минераль ашлама тупларга өлгергән. Шулай итеп, Зәй районында бер гектарга 57 кг ашлама әзерләгән, Тәтештә – 53 кг, Сарманда – 42 кг, Тукайда – 41 кг, Буада – 36 кг, Сабада – 34 кг, Әтнәдә – 31 кг.
Рөстәм Миңнеханов минераль ашламаларны туплау эшен активлаштыру кирәклеген ассызыклады. Ул министрга бу эшне даими контрольдә тотарга кушты. Марат Әхмәтов сүзләренчә, вәзгыять февраль аенда рәтләнергә тиеш, авлы хуҗалыгы оешмалары минераль ашламалар алуга ярдәм ала башлый.