Рөстәм Миңнеханов күп фатирлы йортларны капиталь ремонталу эшенә март аеннан да соңламыйча керешергә йөкләде

02.02.2019

ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТРтөзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов күп фатирлы торак йортларны һәм социаль-мәдәният өлкәсе объектларын капиталь ремонтлауга әзерләү барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Ттаарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Алексей Фролов сүзләренчә, быел 936 торак объектта капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бүген төп бурыч – төзелеш-монтажлау эшләренә конкурсны игълан итү, диде ул. Проект-смета документларын эшләү өчен килешүләр төзелгән. Хәзер экспертиза үткәрү буенча эшләр бара, 936 йортның 79 объекты төзелеш-монтажлау эшләренә аукцион үткәрү өчен тулысынча әзерләнгән. 258 йорт буенча экспертиза тәмамланган. 227 йортта экспертиза үткәрелә һәм тагын 451 йорт буенча тулы смета документлары эшләнелә.

Рөстәм Миңнеханов барлык әзерлек эшләрен төгәлләргә һәм күп фатирлы торак йортларда ремонт эшләрен агымдагы елның беренче кварталыннан да соңга калмыйча башларга йөкләде. "Соңгы срок - март ахыры. Әгәр без соңга калсак, тагын катлаулы хәлдә калачакыбыз", - диде ул. 

Алексей Фролов сүзләренчә, мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча документлар әзерлеге 75 процент тәшкил итә, ресурс үзәкләрне капиталь ремонтлау - 94 %, авыл клубларын - 90 %, яшүсмерләр клубларын - 96 %, социаль хезмәт күрсәтү объектларын капиталь ремонтлау - 97 %, архивларны капиталь ремонтлау - 91 %, яшьләр үзәкләрен - 33 % һәм башкалар. 

Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларына һәм төзелеш ведомствосы җитәкчеләренә тиешле документлар әзерләүне тизләтергә кушты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.