Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә яңа паркинг ачылуда катнашты

02.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә 957 автомобильлек яңа паркинг ачылуда катнашты. Комплекс "Казан" милли-мәдәни үзәге янында урнашкан. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм "ТАИФ" ААҖ Альберт Шиһабетдинов катнаштылар. 

Паркингны "ТАИФ" компанияләр төркеме төзеде. Яңа объект якындагы урамнарны парковкага калдырылган автомобильләрдән бушатырга ярдәм итәчәк һәм Кремль яр буен, Казанныд тарихи үзәгенә килү мөмкинлеген җиңеләйтәчәк. 

"Казанның иң тыгыз, автомобильләр күп булган өлешендә бу заманча һәм уңайлы паркинг ачылды. Биредә дәүләт учреждениеләре, төрле компанияләр бар, шулай ук яр буе урамы да якында, объектка ихтыяҗ була. "ТАИФ" компанияләр төркеме ТАССР 100 еллыгына әзерләнү кысаларында беренче бүләген ясады. Без исә инвесторларга һәм төзүчеләргә рәхмәтле", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, алга таба комплекс янында балалар өчен күңел ачу паркын төзү көтелә. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.