Бүген Казанның «Пирамида» КСКда «Мәдәни мирас: Борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре» комплекслы проектын гамәлгә ашыру йомгакларына багышланган тантана узды. Анда Россия мәдәният министры Владимир Мединский, РФ мәгариф министры урынбасары Павел Зенькович, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башкалар катнашты.
Бәйрәм концерты барышында кунакларга «Борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре» проектын гамәлгә ашыру тарихы, 2010 елдан бирле торгызылган ядкәрләр турында сөйләделәр.
Владимир Мединский, «Борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре» проектының дәүләтнең, җәмәгатьчелекнең, халыкара оешмаларның һәм бизнесның тырышлыгы белән инде торгызырга мөмкинлеге булмаган тарихи мирас урынында менә дигән музей-мәдәни туризм үзәге булдыруга ирешүенә басым ясады.
«Минтимер Шәрипович, Сез бик шәп команда оештыргансыз, минемчә, бу команда яңа проектка да әзер», - диде Владимир Мединский.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2010 елда проектны әле тәкъдир иткән көннәрдә хәл итүе кыен булган бурычлар куелгандай булды. «Шуңа да карамастан, Минтимер Шәрипович, бер команда туплап, барыбызны да – эре предприятиеләрне, бизнес-бергәлекне, республика кешеләрен шушы эшкә кушылырга өндәде. Иң мөһиме – бу проектны Россия Президенты Владимир Владимирович Путин хуплады. Без федераль ярдәм алдык, коллегаларыбызга зур рәхмәт», - диде ТР Президенты.
«Минтимер Шәрипович бик катлаулы проектны җитәкләде. 9 ел эчендә аның җитәкчелегендә гаять зур җентекле эш башкарылды. Без башкарган эшләр - бәһасез. Татарстан күпләргә мәгълүм булды. Ә Минтимер Шәрипович бүген - Россиядә ЮНЕСКОның мәдәни диалог буенча бердәнбер махсус илчесе», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, «Борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре» проекты тәмамлануга карамастан, Фондның өч телле мәгариф үзәге булдыру буенча киләчәк планнары да бар.
«Минтимер Шәрипович, Сез керешкән һәр проект югары бәя ала. Үз чиратында без һәрвакыт Сезнең янда һәм Сезгә ярдәм кулы сузарга әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Владимир Мединский һәм Рөстәм Миңнеханов «Борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре» проектында актив катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар.
Минтимер Шәймиев чыгышында билгеләп үткәнчә, 9 ел эчендә тарихи ядкәрләрне, архитектура ансамбльләрен торгызу белән бергә, яңа мөһим биналар да төзелгән, заманча инфраструктура булдырылган, җирлекләрнең территорияләре төзекләндерелгән һәм иң мөһиме – рухи образлар торгызылган: ата-бабаларыбызның дине, традицияләре һәм мәдәнияте.
Минтимер Шәймиев инвесторларга аерым рәхмәтләрен җиткерде, шул исәптән эре предприятиеләргә һәм оешмаларга, кече компанияләргә һәм республика кешеләренә.
«Уртак эшебезнең нәтиҗәсе буларак, 2014 елда Болгар тарих-археология комплексы, 2017 елда – Свияжск утрау-шәһәренең Успение соборы һәм монастыре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. 2000 елда бу исемлеккә Казан Кремле кертелгән иде», - диде Минтимер Шәймиев.
Аннары Минтимер Шәймиев яңа мәгариф проекты турында җентекләп сөйләде. «Яңарыш» фонды, Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә, бу проектны гамәлгә ашырачаклар, диде ул.
«Яңа мәктәп рус, татар һәм инглиз телләрендә кокурент белем бирүне тәэмин итәчәк», - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе.
Тантана азагында Минтимер Шәймиев РФ Мәгариф министры урынбасары Павел Зеньковичка, яңа буын мәктәп булдырудагы уртак эш истәлеге итеп, «Яңарыш» фонды логотибын тапшырды.