Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министры Владимир Мединский Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнаштылар.

01.02.2019

"Чикләрсез» - бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының эшчәнлеге шигаре шулай. 

 

Бүген бу хакта «Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2018 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында» Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе җаваплы секретаре, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Г.Орджоникидзе, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе, Камал театрының баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм башкалар катнашты.

Утырыш Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театрында узды.

Коллегия башланганчы анда катнашучылар республиканың төп мәдәни проектлары күргәзмәсе белән таныштылар. 

Аннары 2018 елда мәдәният өлкәсендә ирешелгән казанышлар турында фильм күрсәтелде.  

Төп нотык белән Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады.

Ирада Әюпова искәрткәнчә, 2019 ел илдә Театр елы дип игълан ителгән. Аннары ул «Республика 99» кинопроекты, шулай ук Татарстанның «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» проекты турында сөйләде.

Россия Мәдәният министры Владимир Мединский Татарстанны Россиянең иң заманча һәм алга киткән төбәкләренең берсе дип атады.

Республикада театр һәм кино билетларын онлайн сату системасын искә алып, Владимир Мединский Татарстанга шундый ук федераль система булдырырга тәкъдим итте.

Владимир Мединский искәрткәнчә, Татарстанның программалау һәм ИТ-технологияләр өлкәсендә көчле кадрлары бар. Һәм бу бердәм билетлар сату системасын эшләүдә таяныч булачак, диде.

Аннары Россия Мәдәният министры хәбәр иткәнчә, Татарстанга илнең башка төбәкләре белән беррәттән мәдәни проектларны гамәлгә ашыруга 500 млн. сум бүлеп биреләчәк.  

Ул Татарстанны грантлар алу конкурсларында активрак катнашырга өндәде.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы коллегиясендәге чыгышында билгеләп үткәнчә, мәдәниятне халыкка җәмәгать киңлекләре аша да сеңдерергә кирәк.  

Бу процесста мәдәният учреждениеләре белән бергә коммерциячел булмаган оешмалар да катнашырга тиеш, диде ул.   

«Футбол буенча соңгы дөнья чемпионаты халыкның җәмәгать киңлекләрендәге мәдәни чараларга сусавын күрсәтте. Бу процесска республика мәдәният учреждениеләре белән бергә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларны да җәлеп итәргә кирәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

 «Яңа күренешләр, авангард тенденцияләр белән бергә, традицияләрнең буыннан буынга күчүенең кыйммәтен дә, мәдәни байлыкны саклап калуны да онытмаска кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.