Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Баулы районында булды. Ул анда район советының хисап утырышында катнашты. Утырышта районның социаль-икътисади үсешенә төп нәтиҗәләр ясалды.
Утырыш районның Мәдәният йортында узды. Фойеда Баулы районы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.
Алексей Песошин үзенең чыгышында билгеләгәнчә, районда республика һәм федераль программалар кысаларында актив эш бара. Район үзәге һәм авыллар төзекләндерелә. 2018 ел нәтиҗәләре буенча социаль-икътисади үсеш рейтингында Баулы районы 23 нче урында.
ТР Премьер-министры ассызыклаганча, Баулы районы республиканың танылган нефть чыгару үзәкләренең берсе булып тора. Узган елда монда 2,4 млн тонна чимал чыгарылган. Бүгенге көндә нефть тармагы район тулай территориаль продуктының 70%ын тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгына килгәндә, Баулы районында көнлек тулай сөт савымы 38,9 тонна тәшкил итә. Бу, күрше Азнакай районына караганда, өч тапкыр кимрәк. Алексей Песошин 2018 елда җирле хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны кими баруын билгеләп узды.
Кече хуҗалык формалары да Баулыда җитәрлек үсештә түгел. Хәзерге вакытта районда барлыгы 18 гаилә фермасы бар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 5,2 мең мөгезле эре терлек, аларның нибары 1780е генә - сыер.
“Районның аграр комплексында вазгыятьне яхшырту өчен, терлекчелектәге бу проблемаларны хәл итүгә игътибар юнәлтү кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Алексей Песошин район җитәкчелегенә.
Аның сүзләренчә, Баулы районында кече һәм урта бизнеска ярдәм мәсьәләләренә дә күбрәк игътибар юнәлтергә кирәк. 2018 ел нәтиҗәләре буенча, районның тулай территориаль продукт күләмендә аларның өлеше 10,6% тәшкил итә. Бу ТР муниципаль берәмлекләре арасында 40 нчы урын.
ТР Премьер-министры җаваплы структураларны бизнес-климат начараю сәбәпләренә анализ ясарга, шулай ук бизнес-проектлар әзерләү һәм аларны гамәлгә ашыруда дәүләт һәм муниципаль ярдәм чараларын алуда эшкуарларга теләктәшлек күрсәтергә чакырды.
2017-2018 уку елында белем бирүнең сыйфаты буенча рейтингта Баулы районы республиканың 33 районы арасында 13 нче урынны били.
Татарстан Премьер-министры шулай ук үзенең чыгышында район хакимиятенә эшмәкәрлек өчен инфраструктура үстерү, коммуналь түләүләр буенча бурычларны киметү, йорт эчендә газ җиһазларыннан куркынычсыз файдалануны тәэмин итү мәсьәләсендә актив эшләргә чакырды.
“Баулы районының социаль-икътисади үсешнең барлык күрсәткечләрен яхшырту өчен потенциалы бар. Моның өчен район администрациясенең көндәлек максатчан эшләве генә җитми, ә бәлки барлык хуҗалык субъектларының да актив катнашуы кирәк”, - дип йомгаклады ТР Хөкүмәте җитәкчесе.
Утырыш тәмамланганда Алексей Песошин Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.