Зәй районы - республиканың динамик рәвештә үсеп баручы муниципалитеты. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй муниципаль районы Советының 2018 елда социаль-икътисадый үсеше йомгакларына һәм 2019 елдагы бурычларына багышланган утырышында белдерде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә. 2018 ел нәтиҗәләре буенча Зәй районы республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингында 16 нчы урында. район үзе җитештергән товарлар күләме буенча 7 урында, 10 урында - тулаем территориаль продукт күләме буенча, 13 урында - авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча, 17 урында - эре һәм урта предприятиеләрдәге уртача эш хакы күләме буенча, 18 урында - торак төзелеше күләме буенча.
ТР Президенты сүзләренчә, район территориясендә эре сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре тупланган. Алар арасында - «Аккурайд» (тәгәрмәчләр җитештерү), «Зәй шикәре», «Техно заводы» (җылылык изоляциясе материаллары), «АГРОСИЛА» (республикадагы иң эре агрохолдигларның берсе). Шулай ук районда Татарстан энегетика системасының алдынгы предприятиесе - Зәй җылылык электр станциясе - урнашкан. "Безнең станцияне яңарту буенча планнар зур, актив бу тема белән шөгыльләнәбез", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Зәй районында кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләренә тукталды. Үткәрелгән сораштыру мәгълүматы буенча 32 % эшкуар административ киртәләр барлыгын әйткән, яртысыннан артыгы күзәтчелек органнары тарафыннан тикшерүләр күп булуын ассызыклаган. Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелеген максатчан рәвештә эшкуарлар өчен уңайлы шартлар булдыру эшен алып барырга өндәде.
Инфраструктурага килгәндә, районда Агросәнәгать паркы һәм "Заман" сәнәгать паркы бар. Шулай да, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, районга кече бизнес өчен мәйданчыкларны булдыру эшен активрак алып барырга кирәк.
Районның агросәнәгать комплексында динамика уңай. Әмма узган елда сөт җитештерү күләме кимегән. Бүгенге көнгә көнлек савым күләме - 82 тонна. "Безнең бу өлкәдә үсү мөмкинлеге бар. Бүген тәүлегенә 250 тоннага кадәр сөт җитештереп була. Сезнең исә 100 тонна да юк әле", - диде Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук ул авылларда кече хуҗалык формаларына игътибарлырак булырга өндәде.
Татарстан Президенты сүзләренчә, соңгы елларда йорт эчендәге газ җиһазларын куллану куркынычсызлыгына игътибар итү таләбе әһәмиятле. Әлеге мәсьәлә гел контрольдә булырга тиешле.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов районның алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.