РФ вице-премьеры Максим Акимов Иннополис Университеты проектлары белән танышты

05.02.2019

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов Иннополис Универистетының "Цифрлы икътисад" программасы кысаларындагы проектлары белән танышты. РФ вице-премьерын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехано һәм ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов озата йөрделәр. 

Иннополис Университеты проректоры Искәндәр Бариев 4D геомәгълүмати платформа булдырылуы каралган Татарстанның цифрлы моделен тәкъдим итте. Проект кысаларында пилотсыз очкычлар һәм аэрокосмик фотолар ярдәмендә 67 мең квадрат километрлык  республика мәйданының цифрлы картасы булдырылачак. Әлеге проект геомәгълүматларны берләштерә һәм берничә тармакка эшне җиңеләйтә: авыл хуҗалыгы (кырлардагы вәзгыятьне тикшерергә), шәһәр сервислары (проектлау һәм планлаштыру), экология (су саклау зоналарын тикшерү), нефть-газ секторы (ятмаларның 3D-модельләрен булдыру) һәм башкалар. 

Шуннан Максим Акимовка геомеханик модельләр булдыру мәсьәләсен хәл итүгә юнәлдерелгән төгәллеге югары булган методлар һәм мәгълүмат системаларын булдыру турында хәбәр иттеләр. Әлеге проект чит ил программаларын кулланудан баш тарту мөмкинлеген тәэмин итә.

Шулай ук РФ вице-премьеры Робототехника һәм мехатроника компонентлары технологияләре үзәгенеэ эксперименталь лабораториясендә булды. Биредә медицина, йорт, авыл хуҗалыгында роботлар куллану алымнарын өйрәнәләр, атлаучы роботлар, пилотсыз очкычлар һәм башка робот техникасын эшлиләр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.