Бүген Иннополис шәһәрендә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Икътисадый үсеш министры урынбасары Илья Торосов, ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан кунаклар Татарстан компанияләре тарафыннан эшләнгән ИТ-хәл ителешләр күргәзмәсен карап чыктылар. Кунаклар игътибарына мобиль җайланмаларга идарә, электротехник компонентларны сынау, фонд базарында сәүдә өчен мобиль кушымталар һәм башкалар тәкъдим ителде.
Төп нотык белән ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, хисап елында тармакның җыелма кереме 56,7 млрд сум тәшкил иткән, аның структурасында максималь өлеш гадәттәгечә мобиль элемтәгә һәм мәгълүмат технологияләренә туры килә. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендәге табышлы оешмалар өлеше 77,1%ка җитә. Тармакта уртача хезмәт хакы 43,5 мең сум.
Элемә һәм телекоммуникацияләргә килгәндә исә, республикада 2,7 мең яңа база станциясе эксплуатациягә тапшырылган (алар барлыгы 16 меңнән артык), LTE стандарты станцияләре саны 53%ка арткан.
Роман Шәйхетдинов искәрткәнчә, 2019 елның 3 июнендә Татарстанда аналог форматындагы федераль каналлар туктатылачак. Бүгенгә 157 торак пункты цифрлы телевидение тапшыруы зонасыннан читтә. Анадагы кешеләр спутник телевидениесе челтәрендәге 20 гомуми мөмкин булган телеканалны караячаклар.
Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасында видеомониторинг системасын үстерү турында да сөйләде. Бүген җәмәгать киңлекләрендә, күп фатирлы йортларның ишегалларында һәм гражданнар күпләп була торган оешмаларда 57 меңнән артык видеокамера урнаштырылган.
Татарстандагы халыкның 80%тан артыграгы электрон хезмәт күрсәтүләрдән файдалана. 2018 елда татарстанлылар 211 млн. мәртәбәдән артык электрон хезмәт күрсәтүләрдән файдаланган, бу 2017 елга карганда 1,6 мәртәбә артык.
Чыгышында Рөстәм Миңнеханов тармакның федераль ярдәм таләп итә торган берничә мәсьәләсен атады. Татарстан Республикасы Президенты илнең иң яхшы практикалары белешмәләренең базасын булдырырга тәкъдим итте. Әлеге система төбәкләргә Россиянең алдынгы ИТ-хәл ителешләре турында мәгълүмат алырга ярдәм итәчәк, диде ул.
Максим Акимовка мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты төбәк һәм федераль мәгълүмат системалары хезмәттәшлегенең катлаулылыгын билгеләп үтте. «Без үз мәйданчыгыбызны алданрак үстерә башлаган идек. Аңа ихтыяҗ зур һәм ул нәтиҗәле эшли. Әмма соңгы вакытларда кайбер федераль системалар белән эшебездә катлаулылык килеп чыкты. Безнең төбәк мәйданчыклары ЭЭМдән, РФ Пенсия фондыннан һәм ЗАГСтан мәгълүмат ала алмый. Минемчә, без бер үк эш башкарабыз һәм бер-беребезне тулыландырабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм РФ вице-премьерыннан бу мәсьәлә буенча киңәшмә уздыруларын сорады.
Татарстан Президенты шулай ук мобиль элемтә сыйфатын бәяләүнең гамәлдәге методикасын камилләштерү кирәклегенә һәм 5G челтәрен гамәлгә кертү проектын үстерүгә дә игътибар итте.
Ул искәрткәнчә, быел август аенда Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча эшче һөнәрләренең дөнья чемионаты узачак. «Безгә ИТ-юнәлеш буенча лаеклы чыгыш ясарга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Максим Акимов үз чиратында билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан цифрлы трансформация үзәгендә. «Республика бу процессларда актив катнаша. Сез Россия дәрәҗәсендә генә түгел, бөтен дөнья дәрәҗәсендә дә зур казанышларга ирешәсез», - диде РФ вице-премьеры.
Коллегия азагында Максим Акимов һәм Рөстәм Миңнеханов барында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе республиканың цифрлы икътисадын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килештеләр. Шулай ук 2019 елда Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча эшче һөнәрләренең 45 нче дөнья чемионатына әзерлек һәм аны уздыру кысаларында «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КАБО белән «МегаФон» ГАҖ арасында партнерлык турында шартнамә имзаланды.