Иннополис ИТ-шәһәрен үстерү киңәшмәсен Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов уздырды. Чара Иннополис Университетында узды, киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты күзәтчелек советы рәисе Николай Никифоров һәм башкалар катнашты.
"Без бүген цифрлы үсеш проектларыныд алдынгысы булган Иннополис Университеты турында сөйләшәбез. Иң югары трибуналардан цифрлы үсеш "тимер", алгоритмнар һәм технологияләр генә түгел дигән хаклы сүзләр берничә кат яңгырады инде. Беренче чиратта, бу кешеләр, талантлар, алар энергиясе, амбицияләре, белемнәре, элемтәләре, берләшүгә сәләтләре - болар барысы да кешеләргә университет белемен бирә. Һәм Иннополис Университеты әлеге билгеләмәгә туры килә", - дип ассызыклады Максим Акимов.
Аның сүзләренчә, Иннополис Университетын белем бирү учреждениесе буларак кына түгел, ә ИТ шәһәрнең бөтен экокистемасы өлеше буларак кабул итәргә кирәк. "Иннополис бүген - Россиядә цифрлы икътисад үстерүнең төп үзәкләренең берсе. һәр яңа эштә авырлыклар була. Ышанам, бергәләп без куелган бурычларга ирешәчәкбез", - диде РФ вице-премьеры.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, Иннополис - эре федераль проект. Ул РФ Президенты Владимир Путинга, Россия Хөкүмәтенә, федераль хезмәттәшләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. "Иннополис цифрлы икътисад буенча илкүләм проектка бик яхшы туры килә. Мондый мәгариф һәм тикшеренү үзәгеннән башка аны гамәлгә ашыру кыен була", - диде ТР Президенты.
Ул хәюәр иткәнчә, бүген фән шәһәрендә 4 меңнән артык кеше яши. Бер меңнән артык фатирлы 18 күп фатирлы торак төзелде. Шуларның икесе 2018 елда сафка кертелде. Уңыйлы тормыш өчен шәһәр инфраструктурасы камилләштерелә, пилотсыз такси, 5G системасын куллану проекты гамәлгә ашырыла.
ТР Президенты сүзләренчә, ИТ шәһәрдә 170 компания бар, аларның 77се - "Иннополис" МИЗ резидентлары, тугызы - махсус икътисадый зона партнерлары. "Иң мөһиме - университет. Бүген ул яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтә. Әмма тырышырга кирәк, университетка яңа максатлар куярга һәм ярдәм итәргә кирәк. Без үз чиратыбызда әлеге процессларда актив катнашабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Киңәшмәдә уку йортын финанслау, дәүләт ярдәме ысуллары каралды.