РФ вице-премьеры Максим Акимов һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан вертолетлар заводында булдылар

05.02.2019

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия вертолетлары» холдингының Казан вертолетлар заводында булдылар. РФ вице-премьеры медицина модульле Ансат вертолетына аерым игътибар бирде, бу веротлет 2018 елның ноябрендә Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре буенча холдингның демонстрацион турында катнашкан иде.

Монтаж-җыю цехында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасарына  Ми-38Т вертолетын күрсәттеләр, ул Россия Оборона министрлыгы өчен билгеләнгән, шулай ук Ми-38не – граждан заказчысы өчен.  

Шуннан соң РФ вице-премьеры фюзеляж-җыю цехында булды, анда КВЗның цифрлы трансформациясе тәкъдир ителде. Максим Акимовка хәбәр ителгәнчә, Ансат вертолеты предприятиедә цифрлаштыру драйверы булган.

Завод җитәкчелеге цифрлы яңалыкларның яңа техниканы җитештерү срокларын кыскартырга ярдәм итүе турында да искәртте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. Казан вертолетлар заводы матбугат хезмәте ярдәме беләна