Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Эш сәфәре кысаларында Максим Акимов Иннополис ИТ-шәһәрендә булачак. РФ вице-премьеры «Цифрлы икътисад» үтәли технологияләр программасы кысаларында Иннополис Университеты проектлары белән танышырга, робототехника үзәген карап чыгарга, шулай ук уку йортының студентлары һәм профессор-мөгаллимнәр составы белән очрашырга ниятли.
Аннары Максим Акимов һәм Рөстәм Миңнеханов катнашында Иннополис Университетын һәм тулаем фән шәһәрен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узачак.
Шуннан соң РФ вице-премьеры һәм Татарстан Президенты 2018 елдагы эш йомгаклары буенча Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышында катнашачаклар.
Бүген тагын Максим Акимов Казан вертолетлар заводына да барырга җыена.