Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районында эш сәфәрендә

21.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кыла. 

Татарстан Президенты район башлыгы һәм башка рәсми затлар белән берничә сәнәгать объектын карарга ниятли. 

Аерым алганда, "Техстрой" ҖЧҖ производство объектларында булдылар. Предприятие пластмасса плиталары, торбалар, профильләр җитештерә. Компания генераль директоры Алексей Алексеев 2018 елда җитештерелгән продукция күләме турында хәбәр итте. Предприятиедә 50 кеше хезмәт итә, уртача хезмәт хакы - 40 мең сум. 

Бүген Рөстәм Миңнеханов "Караишево" очып төшү мәйданында булды, биредә кече авиация самолетларын кабул итә ала. ТР Президенты SKYF авыр сәнәгать пилотсыз очкычының презентацион очуын күзәтте. 

Бу хакта видеоязма Рөстәм Миңнехановның Instagram битендә бар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.