Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Федераль Собраниегә Юлламасын игълан итү тантанасы уза

20.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Федераль Собраниегә Юлламасын игълан итү тантанасында катнаша.   

Тантанада Федерация Советы әгъзалары, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары, Конституция һәм Югары судлар җитәкчеләре, губернаторлар корпусы катнаша. Барлыгы меңнән артык кеше.  

Вакыйганы 700нән артык Россия һәм чит илләр массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары чагылдыра.

Чараны «Россия 1», «Россия 24» телеканаллары һәм Беренче канал турыдан-туры трансляцияли.

Федераль Собраниегә Юлламасын игълан иткәндә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин илдәге хәлләргә бәя бирәчәк, шулай ук эчке һәм тышкы сәясәтнең төп юнәлешләрен билгеләячәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.