Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Саклык банкының ИТ өлкәдәге «Школа 21» мәгариф проекты белән танышты.
Искәртәбез, 2018 елда Мәскәүдә IT өлкәдә белгечләр әзерләү өчен Саклык банкының «Школа 21» исемле мәгариф проекты эшләтеп җибәрелгән иде. Проект эшли башлаучы һәм тәҗрибәле программистларны C, C++, Java, Python, Ruby, PHP телләренә һәм тагын берничә телгә түләүсез өйрәтүгә юнәлә.
Мәктәп укытучыларсыз, дәресләрсез, лекцияләрсез һәм билгеләр куймыйча гына программалаштыруга өйрәтүнең француз программасы буенча эшли. Бу методика «Ассоциация 42» француз мәгариф оешмасыныкы.
«Школа 21»гә керү алдагы белемнәргә, эш тәҗрибәсенә, программалаштыра белүгә һәм диплом булуга бәйле түгел. Уку компанияләрдә һәм партнерлар проекталарында стажировокалар узудан гыйбарәт.
«Школа 21» студентлары – институтлар һәм колледжлар укучылары, барлык уку йортларын төр (мәктәпләрне, колледжларны, университетларны) тәмамлаучылар, эшләүче белгечләр, программалаштыру белән кызыксынучы кешеләр.
Уку яше чикләнгән - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр.
Проект белән танышу барышында аңлатмаларны «Школа 21» җитәкчесе Светлана Инфимовская биреп барды.