Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Мамадыш районына килде.
Килеп җитү белән Рөстәм Нигъмәтуллин Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов белән бергә берничә объектта булды.
Беренче объект полимер материаллардан автокомпонентлар җитештерүче завод - “Экспедишин” ҖЧҖ булды. Завод 2019 елда нигезләнә. Аена 50 тонна продукция эшләп чыгара.
Икенче объект стрейч-пленкалар һәм пвх тәрәзәләр җитештерә торган завод булды. Шәхси эшкуар Рафид Әхмәтшин кыскача завод һәм аның перспективалары турында сөйләде.
Алга таба Рөстәм Нигъмәтуллин районның Мәдәният йортына килде.
Анда Мамадыш районы советының киңәйтелгән утырышы узды. Ул Мадыш районының 2018 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга куелган бурычларга багышланган иде.