Рөстәм Миңнеханов Буада "Полба М" ярма заводында һәм капиталь ремонтланган поликлиникада булды

21.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районында булды. Эш сәфәре барышында ул он тарту - ярма продукциясе производствосында булды һәм Буа Үзәк хастаханәсе поликлиникасындагы капиталь ремонтны бәяләде.

Сәфәренең төп максаты - Буа муниципаль районына эш сәфәре. 2018 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар буенча муниципаль район Советы утырышында катнашу.

"Полба М"  ярмалар заводы 2015 елда ачылган. Бүген предприятие бодайдан төрле продукция җитештерә: ярмалар, он, макароннар һәм башкалар. Барлыгы 2018 елда компания 620 тоннадан артык продукция җитештергән, бу узган елдагыдан 11 процентка артык. Предпритияедә 11 кеше хезмәт итә, уртача хезмәт хакы 38 мең сумга кадәр җитә. 

Рөстәм Миңнехановка производство циклы, алга таба планнар турында сөйләделәр. Берничә айдан биредә сөт эшкәртү цехы ачырга ниятлиләрю Бүгенге көнгә сөт суыткычы алынган. Яңа комплекста 5 эш урыны була. 

Шуннан ТР Президенты Буа Үзәк хастаханәсе поликлиникасында булды. Анда модернизация кысаларында ремонт эшләреннән тыш яңа медицина җиһазлары да урнаштырылган: рентген цифрлы аппарат, феталь монитор һәм башкалар. 

Аннары Татарстан Президенты муниципаль район Советы утырышында катнашу өчен Мәдәни үсеш үзәгенә юнәлде. Биредә Рөстәм Миңнехановка район предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен күрсәттеләр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.