Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр конкурсының Татарстаннан булган финалчылары белән очрашты.
Конкурс финалына республикадан биш вәкил чыккан: «Түбән Кама икмәк комбинаты» ААҖ генераль директоры Рөстәм Абдуллин, «СтандартПроект» зур күрсәткечләр бүлеге башлыгы Рөстәм Гомәров, Республика клиник онкология диспансеры баш табибе урынбасары Владимир Жаворонков, «Бипиум» ҖЧҖ генераль директоры Виктор Никитин һәм «Алабуга» МИЗның персонал сайлап алу проекты җитәкчесе Игнат Петухов.
Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан булган катнашучыларны финалга чыгулары белән тәбрикләде һәм йомгаклау этабында уңышлар теләде. Ул билгеләп үткәнчә, республика аларга киләчәк белем алуда һәм һөнәри үсештә һәртөрле ярәм күрсәтәчәк. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов финалчыларны Татарстан Республикасы Президенты кадрлар резервына кертү турында карар бирде.
«Россия лидерлары» конкурсында барлыгы 300 кеше финалга чыккан. Финал Сочида 13-17 мартта узачак. Аның йомгаклары буенча 100 проект җиңүчесе билгеләнәчәк.