Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия фәннәр академиясенең Санкт-Петербург фәнни үзәге Рәисе вазифаларын башкаручы Юлия Бубличенкога күренекле галим, Нобель премиясе лауреаты Жорес Алфёров вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашу телеграммасын юллады. Жорес Иванович 88 яшендә арабыздан китте.
"Хөрмәтле Юлия Николаевна!
Татарстанлылар исеменнән һәм шәхсән үземнән Жорес Иванович Алфёров вафат булу сәбәпле тирән кайгыгызны уртаклашам.
Гаиләсе, туганнары һәм якыннары гына түгел, ә бөтен Россия җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Арабыздан дөнья фәненә гаять зур өлеш керткән, иң атаклы профессиональ бүләкләргә лаек булган күренекле һәм искиткеч галим китте.
Жорес Иванович белән берничә кат очрашканым булды, ул бик зыялы, нәзакәтле, максатчан, идеяле, фәнгә тугрылыклы һәм аның дәүләт үсешендә әһәмиятен ихластан яклаучы кеше иде. Аның гомере озын, актив, вакыйгаларга бай булды, ул үзеннән соң әйтеп бетергесез мирас калдырды: бу фәнни хезмәтләр, ачышлар һәм укучылар гына түгел, ә Санкт-Петербург милли тикшеренү академия университеты да, Мәгариф һәм фәнгә ярдәм итү фонды да, шулай ук бик күп инициативалар да, ул тирә-юньдәгеләрне илһамландыра, кызыктыра белә иде, шуңа да ышанам, аның гомерлек хезмәте яшәячәк әле, ул башлаган эшләрне хезмттәшләре дәвам итәчәк.
Жорес Иванович мәңгегә йөрәкләребездә якты, намуслы, принципиаль кеше булып калачак. Татарстанлылар исеменнән аның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерегез.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов".