Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы рәисе Камиль Исхаковка «Дуслык» ордены тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Бүләк Татарстан Республикасы файдасына күпьеллык уңышлы хезмәт өчен бирелә.
Рөстәм Миңнеханов Камиль Исхаковның Болгар ислам академиясен булдыру проектын гамәлгә ашыруга һәм республикада милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга керткән зур өлешен билгеләп үтте.
Шулай ук Татарстан Президенты Камиль Исхакованы Казанда Җәмыйг мәчетен төзү мәсьәләләре буенча инициатив төркем җитәкчесе итеп билгеләп куйды.