Рөстәм Миңнеханов Красноярскта 2019 елгы XXIX Бөтендөнья кышкы универсиадасы ачылу тантанасында катнаша

02.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярскта 2019 елгы XXIX Бөтендөнья кышкы универсиадасы ачылу тантанасында катнаша.

Чара «Платинум Арена Красноярск» спорт комплексында уза, аны махсус уеннар өчен төзеделәр, 7 меңнән артык тамашачыны сыйдыра. 

Кышкы студентлар уеннарын сәламләү сүзе белән Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итүе көтелә.

XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада 1-12 мартта Красноярскида уза. Студентларның кышкы уеннарында Татарстан данын 25 спортчы яклаячак. Алар фигуралы шуу, чаңгы, сноубординг һәм хоккей ярышларында катнашачак.

Уеннарда 50 илдән килгән 3 мең чамасы спорт делегаты катнаша. Спортның 11 төре буенча 70 комплект медаль уйнатылачак. Универсиадада биатлон, чаңгы ярышлары, хоккей, тау чаңгысы спорты, керлинг, сноуборд, тимераякта фигуралы шуу, шорт-трек, фристайл, туплы хоккей ярышлары үткәреләчәк.

Спортчылардан тыш Татарстан Республикасыннан 50 волонтер да катнаша. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.