Алексей Песошин: Республиканың тыюлык фондын саклау һәм үстерү буенча озак сроклы максатчан программа эшләргә кирәк

06.03.2019

Республиканың тыюлык фондын саклау һәм үстерү буенча озак сроклы максатчан программа эшләргә кирәк. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында белдерде.

Утырышта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков катнашты. Бу чара “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узды.

Алексей Песошин ассызыклаганча, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының төп бурычы - тере табигатьнең байлыгын саклау һәм арттыру, чөнки татарстанлыларның тормышы өчен уңай мохит саклап калынган уникаль табигать территорияләре хисабына урнаша.

2018 елда муниципаль берәмлекләр һәм федераль хакимият органнарының үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеге аркасында ведомство алдына куелган барлык бурычлар үтәлгән. Өч яңа тыюлык булдырылган. Республиканың аеруча саклана торган барлык табигать территорияләрендә зур күләмдә аудит уздырылган.

Бер меңнән артык хокук бозулар кисәтелгән, 86 җинаять эше кузгатылган, 4,8 меңнән артык законсыз тоту, аулау кораллары тартып алынган.

Алексей Песошин агымдагы елга куелган бурычларга аерым тукталды. Шул исәптә - аеруча саклана торган барлык табигать территорияләрендә хуҗалык эшчәнлегенә, файдалы казылмаларны үзләштерүгә күзәтчелекне көчәйтү.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына муниципаль берәмлекләр белән бергә хайваннарның авырулары белән нәтиҗәлерәк көрәшү өчен, кыргый хайваннарның санын көйләү белән шөгыльләнүче аучыларның чыгымнарын бетерү буенча тәкъдимнәр эшләргә һәм кертергә кирәк.

Коллегия тәмамланганда Алексей Песошин ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.