Алексей Песошин Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты

05.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Үзбәкстан республикасының Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, Үзбәкстанның Казанда Генераль консуллыгы ачылу сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрне сизелерлек ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

Генераль консул, үз чиратында, бүгенге көндә Үзбәкстан һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек динамик үсештә, дип билгеләде. 2018 елда Россия һәм Үзбәкстан арасында беренче төбәкара хезмәттәшлек форумын үткәрү дә моңа ярдәм итте. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Форум кысаларында берничә килешү имзаланды.

Казандагы Генераль консуллык алга куелган бурычларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк, дип өстәде Фәриддин Насриев.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.