Рөстәм Миңнеханов "Данафлекс" компаниясе заводы ачылуда катнашты

05.03.2019

"Данафлекс” компаниясенең сыгылмалы упаковкалар производствосына беренче этапта туры инвестицияләр күләме 40 млн евро тәшкил итә. Иң заманча җиһазландырылган завод 180 хезмәт урыны булдыра.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехиянең Протеев шәһәрендә "Данафлекс" компаниясенең яңа заводы ачылу тантанасында белдерде. 

Чарада Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Чехия Республикасы җитәкчелегенә Татарстан-Чехия хезмәттәшегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. 

Әлеге проект турында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, яңа производство иң заманча җиһазландырылган һәм 180 хезмәт урыны булдыра. 

"Данафлекс" компаниясенең инвестицион проекты Россия-Чехия хезмәттәшлегенең региональ дәрәҗәдә үсүенә зур өлеш кертә, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Шулай ук ул билгеләгәнчә, "Данафлекс" Россиядә упаковка материаллары базарының 15 % тәшкил итә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, яңа производство өчен чимал Татарстаннан китереләчәк. 

Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова ассызыклаганча, һәр инвесторны Чехия Хөкүмәте хуплап тора. Ул искәрткәнчә, бүген ачылган завод - югары технологияле производство, яңа эш урыннары. 

Денис Мантуров үз чиратында заводка уңышлар һәм яңа казанышлар теләде. Аның сүзләренчә, әле тагын яңа производстволар ачылу шаһиты булачакбыз. 

Чарада билгеләнгәнчә, бө "Данафлекс"ның дүртенче заводы, ә Европада беренчесе. 

Заводта Windmoller&Holscher җиһазлары эшлиячәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.