Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына эш визиты белән килде

05.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына эш визиты белән килде.

Брно шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Көньяк Моравия крае Гейнтманы Роман Ганак, Россиянең Брнода Генераль консулы А.Будаев һәм башкалар каргы алды. 

Рөстәм Миңнехановның моторлы серфинг өчен такталар җитештерүче MSR Engines компаниясе заводын карарга планлаштыра.

Шуннан соң аны Просеёв шәһәрендә Danaflex Татарстан компаниясе заводын ачу тантанасында көтәләр. Чарада Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова катнашуы көтелә.

Иртәгә, 6 мартта, Рөстәм Миңнехановның Прагада Чехия Республикасы авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан белән очрашуы, бизнес даирәләр белән очрашуы планлаштырыла. 

Моннан тыш, иртәгә Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Чехия арасында икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия утырышында катнашырга ниятли.

Прагада 6 март көнне Росия-Чехия бизнес-форумы узачак, аның кысаларында Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясый. 

Эш визиты ахырында Рөстәм Михнеханов Чехия Президенты Милош Земан белән очрашачак. 

 

 

 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.