Рөстәм Миңнеханов Чехия Авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томанны Татарстанга төбәкнең авыл хуҗалыгы потенциалы белән танышу өчен чакырды

06.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Прагада Чехия Республикасының Авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Чехия Республикасына эш сәфәре  кысаларында узды. 

Рөстәм Миңнеханов Мирослав Томан әфәндегә Чехия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.  

Без Чехия белән төрле тармакларда актив хезмәттәшлек итәбез, диде Рөстәм Миңнеханов.  

Ул билгеләп үткәнчә, Чехия компанияләре республикада уңышлы эшлиләр; даими рәвештә рәсми очрашулар уздырыла һәм эшлекле даирәләр визитлары гамәлгә ашырыла; Прагада Татарстан вәкиллеге бар; Чехия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне җайга салу буенча уртак эш төркеме эшли. 

Татарстан-Чехия уртак проектлары арасында Рөстәм Миңнеханов нефть химиясе һәм энергетика өлкәсендәге хезмәттәшлекне; машина төзелеше, станоклар төзелеше һәм двигательләр төзелеше һәм аларга компонетлар җитештерү; дарулар җитештерү тармагындагы кооперацияне атады;

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен зур потенциал бар.

Татарстан Президенты республиканың авыл хуҗалыгы комплексы турында сөйләде.   

«Россия һәм Чехия Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләр кысаларында Татарстан белән Чехия арасындагы үзара файдалы багланышларны үстерүдә Сезнең ярдәмгә өметләнәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов. Һәм Чехия Авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томанны Татарстанга төбәкнең авыл хуҗалыгы потенциалы белән танышу өчен чакырды.

Үз чиратында Мирослав Томан әфәнде агросәнәгать комплексында эшчәнлек алып баручы Чехия компанияләренең Татарстан партнерлары белән бизнесны үстерергә теләүләрен әйтте. Ул хәбәр иткәнчә, якынча июнь аенда Россиягә эш сәфәре кысаларында ул Татарстанга рәхәтләнеп киләчәк.

«Хезмәттәшлек өлкәсендә безнең потенциал зур, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безгә хезмәттәшлекнең билгеле бер формасын табарга, бу шул исәптән технологияләрдә, авыл хуҗалыгы җайланмаларын һәм техникасын китереп торуда, эшкәртү сәнәгатендә дә».

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Чехия коллегалары өчен киң программа әзерләнәчәк, анда эре агрохолдинглар, берничә инвестицион проект белән танышу да керәчәк. 

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агетлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.