Рөстәм Миңнеханов MSR Engines компаниясе генераль директоры Мартин Шула белән очрашты

05.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехиягә эш сәфәре  кысаларында MSR Engines компаниясе генераль директоры Мартин Шула белән очрашты.

MSR Engines компаниясе моторлы сёрфләр әзерләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә. Компаниядә 100ләп кеше эшли.

Рөстәм Миңнеханов җитештерүне карады, шулай ук компания продукциясе белән танышты.

Мартин Шула кыскача гына компания турында сөйләде. 2018 елда 1200 данә моторлы сёрфләр сатылган. Җитештерү башланганнан бирле барысы 5000 данә. Иң күп товар АКШка, Көнбатыш Европага (Франция, Италия), Россиягә, Австралиягә һәм Дубайга җибәрелә.  

Фирма, двигателенең куәтенә карап, дүрт типтагы сёрфләр чыгара.  

Мартин Шула һәм Рөстәм Миңнеханов Казанда Motosurf WorldCup буенча дөнья чемпионаты этабын уздыру мөмкинлеге турында да фикер алыштылар.

Билгеләп үтелгәнчә, элекгрәк чемпионат этаплары Монакода, Лондонда, Прагада, Петербургта, Флоридада, Мексикада, Кытайда һәм Кореядә уздырылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.