Татарстан Президенты Ижевскта «Ижмаш» музеенда булды

12.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ижевскка эш сәфәре  кысаларында «Ижмаш» музеенда булды. 

Музей тарихы 1827 елдан башлана. 1975 елдан музей борынгы бинада – элеккеге акча саклагычта урнашкан. Коллекциядә Ижевск корал заводының, хәзерге «Калашников»концерның бай тарихы тәкъдим  ителгән. Барлыгы 430 утлы һәм салкын корал үрнәге куелган.

Рөстәм Миңнеханов музей экспозициясе белән танышуны тарихи залдан башлады, анда Ижевскета корал җитештерү хронологиясе чагылдырылган.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты 74 нче машина төзелеше заводы тарихына багышланган стендны карады, элек завод шул исемдә йөргән.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Михаил Калашниковка багышланган экспозиция белән танышты.

Аннан соң «Калашников» концерны витринасына юнәлде. Бүген бу – берничә күп профилле предприятиене берләштерүче зур холдинг. Музейда хәзерге заманның сугышчан, спорт һәм ау кораллары үрнәкләре куелган.   

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов «Иж» мотоцикллары коллекциясе залын карады.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.