Рөстәм Миңнеханов «МИСиС» милли тикшеренү технология университетының максатчан капитал формалашгтыру фонды директоры Нурлан Киясов белән очрашты

11.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «МИСиС» милли тикшеренү технология университетының максатчан капитал формалашгтыру фонды директоры Нурлан Киясов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Яклар хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште. 

«МИСиС» милли тикшеренү технология университетының максатчан капитал формалашгтыру фонды 2011 елда университетның эшчәнлеген финанслау һәм үстерү максатыннан оештырылган.

Нурлан Киясов очрашуда хәбәр иткәнчә, «МИСиС» эндаумент фонды университет партнерлары һәм иганәчеләр исәбенә формалаша. Иганәчеләр керткән акчалар саклана, ә фонд идарә итүдән кергән капитал максатчан чыгымнарга юнәлдерелә. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.