Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ижевскида эш сәфәрендә. Удмуртия Республикасы башкаласында Рөстәм Миңнеханов "Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшьләрнең сәләтләрен һәм талантларын ачу, үстерү һәм аларның кадрлар буенча үсүенә ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыру турында" Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашачак.
Көннең икенче яртысында РФ Иминлек Советы һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле белән уртак күчмә киңәшмәдә катнашуы көтелә.