Рөстәм Миңнеханов үзмәшгүльләр эшчәнлеге турында: Безгә кешеләргә легаль бизнеска чыгарлык адымнар ясарга кирәк

11.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының XI киңәйтелгән утырышында катнаша.

Чара «Пирамида» КККда (Казан) уза.

«РәсмиТатарстан» сайтында утырышның онлайн-трансляциясе оештырылган.   

Искәртәбез, утырышта Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов та катнаша. Чара кунаклары – РФ Дәүләт Думасы депутатлары Геннадий Онищенко, Айрат Фәррахов, Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Инвестицион сәясәт департаменты директоры Милена Арсланова һәм башкалар.

Утырышта барлыгы 200 эшкуар катнаша.

Чара модераторы – эшкуар Айдар Исмәгыйлев.

Көн тәртибенә чыгарылган темалар: үзмәшгүль кондитерлар өчен санитар нормалар, банклар белән эшләгәндә үзмәшгүль эшкуарларның тәвәкәллек куркынычын киметү, үзмәшгүль эшкуарлар сыйфатында чит илләр гражданнарын теркәү, үзмәшгүль эшкуарларның дәүләт сатып алуларында катнашулары, үзмәшгүль эшкуарларның юридик затлар белән хезмәттәшлеге мөмкинлекләре һәм үзмәшгүль эшкуарлар өчен яңа базарлар. 

Сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, үзмәшгүльләр мәсьәләсе бүген бик актуаль. Ул искәрткәнчә, Татарстан дүрт сынау төбәге арасында, монда 2019 елның 1 гыйнварыннан үзмәшгүль эшкуарлар өчен эксперименталь салым режимы гамәлдә. 4 мартка республикада 4 меңнән артык үзмәшгүль граждан теркәлгән.

«Минем шәхси фикерем – үзмәшгүль эшкуарлар турындагы карар – бик дөрес карар, җитәрлек дәрәҗәдә эшләнгән. Шуңа да карамастан, без барылк бу алымнарны гамәлгә ашыра башлагач, күп кенә мәсьәләләр эшләп бетерүне таләп итүен күрдек. Шул исәптән федераль дәрәҗәдә дә».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген монда федераль органнардан коллегалар бар, шул исәптән Россия Дәүләт Думасыннан, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгыннан, һәм бүген бу хәл ителмәгән мәсьәләләрне җиткерү мөмкинлеге бар – юридик яисә хокукый проблемаларны.

«Минемчә, безнең илдә кешеләргә легаль бизнеска чыгарлык адымнар ясарга кирәк. Безнең фикер алышырлык берничә темабыз бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов үз чиратында белдергәнчә, дүрт төбәктә уздырылучы эксперимент кысаларында Казан – күп кенә эшкуарлык квалификацияләре үзәге, алар төрле юнәлешләрдә эшлиләр.

Борис Титов сүзләренчә, бу җитди технологик цифрлы эксперимент – ул күренмәгән бизнесларны легаль өлкәгә чыгара, кече һәм эре предприятиеләр арасында үзара мөнәсәбәтләр өчен яңа мөмкинлекләр тудыра.   

Утырыш барышында эшкуарлар махсус салым режимы кертү буенча экспериментны гамәлгә ашыру практикасы темасына тәкъдимнәр белән чыгыш ясадылар. «Һөнәри керемгә салым» темасы (ILAR компаниясе генераль директоры Илдар Низамиев), шулай ук үзмәшгүль эшкуарларның юридик затлар белән хезмәттәшлеге, банклар белән эшләгәндә үзмәшгүль эшкуарларның тәвәкәллек куркынычын киметү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.

Шулай ук үзмәшгүль эшкуарлар сыйфатында чит илләр гражданнарын теркәү мәсьәләсе дә күтәрелде («Султанат» рестораны генераль директоры Ирина Данилова).


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.