Рөстәм Миңнеханов Ижевскта РФ Иминлек Советы Секретареның һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең уртак киңәшмәсендә катнашты

12.03.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ижевскка эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретареның һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең уртак киңәшмәсендә катнашты. Чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чараларга, шулай ук Идел буе федераль округында урнашкан ОСК предприятиеләрендә граждан билгеләнешендәге югары технологияле продукция җитештерүне диверсификацияләүгә багышланды. 

Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин элегрәк оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре тарафыннан граждан һәм икеләтелгән билгеләнештәге югары технологияле продукция җитештерү өлешен арттыруны тәэмин итү бурычы куйган иде. «Дәүләт оборона заказын киметер алдыннан ОСК предприятиеләре киләчәккә ышаныч белән карасын өчен бу потенциалны саклап калу зарурияте туа», - диде ул.  

Николай Патрушев белдергәнчә, Сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча  ОСК предприятиеләренең Идел буенда инвестицион граждан проектларын финаслау 6 млрд. сумнан артып китте.

Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре искәрткәнчә, граждан һәм икеләтелгән билгеләнештәге югары технологияле продукция җитештерүне алга сөрү өчен Россия һәм тышкы базарларда, «Ростех» дәүләт корпорациясе,  Внешэкономбанк белән бергә, РФ Президенты кушуы буенча «Конверсия» фәнни-җитештерү берләшмәсе булдырды, ә Идел буе федераль округында Россия экспорт үзәге бүлекчәсе ачылды.  

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга бәйле эшләрне җайга салу буенча бөтенроссия үзәге булдыру кирәк, дип белдерде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.«РИА Новости» МА материаллары кулланылды.