Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов белән үзмәшгүль эшкуарларга ярдәм мәсьәләләре турында фикер алышты

11.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров та катнашты.  

Очрашуда катнашучылар үзмәшгүль эшкуарларга федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Билгеләп үтелгәнчә, Татарстан дүрт сынау төбәге арасында, монда 2019 елның 1 гыйнварыннан үзмәшгүль эшкуарлар өчен эксперименталь салым режимы гамәлдә.

Искәртәбез, Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов Казанга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының XI киңәйтелгән утырышында катнашу өчен килгән иде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.