Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерландның Климат өлкәсендә икътисад һәм сәясәт министрлыгының Генераль секретаре Маартен Кампс белән очрашты.
Очрашу High Tech Campus югары технологияләр кампусы мәйданында (Brainpoint Eindhoven төбәге) узды.
Рөстәм Миңнеханов очрашу һәм киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алышу мөмкинлеге, шулай ук югары технологияләр кампусына визит оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.
Югары технологияләр кампусы сокландыра, диде Рөстәм Миңнеханов, бүген инновацияләргә һәм аларны гамәлгә кертүгә зур игътибар бирелә.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Нидерландның Мәскәүдәге Илчесе Рене Джонс-Бос ханымга эш сәфәренә чакырганы һәм бу визитны оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт әйтте.
Татарстан белән Нидерланд арасында үзара файдалы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр урнаштыру төбәкара багланышларны киңәйтү өчен уңайлы шарт булып тора, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан бүген чит илләр бизнесы белән актив хезмәттәшлек итә һәм чит ил компанияләренә төбәктә үз җитештерүләрен ачканда ярдәм күрсәтә.
«Без киләчәктә дә Россия-Нидерланд мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне үстерергә әзербез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук искәртеп узганча, Нидерланд бүген Татарстанның мөһим сәүдә партнеры булып тора. 2018 ел йомгаклары буенча ике арада товар әйләнеше 2,8 млрд. АКШ доллары тәшкил иткән.
Без хезмәттәшлек өчен ачыкбыз һәм чит ил партнерларыбыз белән хезмәттәшлеккә омтылабыз, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында Нидерландның Климат өлкәсендә икътисад һәм сәясәт министрлыгының Генераль секретаре Маартен Кампс белдергәнчә, бүген хезмәттәшлекнең яңа нокталарын табу мөһим. Ул билгеләп үткәнчә, Нидерланд – Россиянең өченче сәүдә партнеры. Моннан тыш, алга киткән төбәкләрнең берсе буларак, Татарстан белән дә эшлекле багланышлар урнаштырылган. Без Татарстан белән күп еллар буена эшлибез, диде Маартен Кампс.
Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, быел Нидерланд командасы Россиядә (Казанда) узачак «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатында катнашачак.
Очрашу тәмамлануга ук Рөстәм Миңнеханов һәм Маартен Кампс Нидерланд эшлекле даирәләре белән түгәрәк өстәлдә катнаштылар.