Татарстан Республикасы Президенты бүген эш сәфәре белән Мәскәүдә булды. Анда ул Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә узган Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Совет президиумы утырышында катнашты.
Төп тема "Кече һәм ута эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм итү" булды.
Бүген илдә 6 миллионга якын кече предприятие санала, алар 19 миллионнан артык эш урыны тәэмин итә. Кече һәм урта эшкуарлыкның тулаем продуктка керткән өлеше 22 % дип исәпләнә. РФ Хөкүмәте башлыгы билгеләгәнчә, бүгенге көндә икътисадита кече һәм урта бизнес өлешен, алга киткән илләр белән бер дәтәҗәгә җиткереп, арттыру бурычы тора. Моның өчен җитди рәвештә предприятиеләр санын арттырырга, алар күрсәткән хезмәт күләмен арттырырга кирәк, кече эшкуарлык җәлеп итеп торырга тиеш.
"Шал максатка илкүләм проект та хезмәт итәргә тиеш. Аның бюджеты - триллион ярым сумнан артык. Аңарга әле 5 федераль проект керә, алар эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын яхшыртуга, финанс ресурсларга, шул исәптән льготалы кредитларга, кече һәм урта предприятиеләргә юлны ачуга юнәлдерелгән", - диде Дмитрий Медведев.
Бөтен регионнар да илкүләм проект буенча кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү өчен субсидияләр алуга килешүләрне имзалады диярлек. Бу агымдагы елда 25 млрд. сумнан артык акча турында сүз бара. Төбәкләр проектта планлаштырылган чараларны финанслауны башлый ала.
Россия Премьер-министры искәрткәнчә, быелдан үзмәшгуль гражданнар өчен махсус салым режимы буенча пилот проект гамәлгә ашырыла башлады. Аена 200 меңнән дә артык булмаган керем булганнар физик затлар белән эшләүчеләр 4 % салым. юридик затлар белән эшләүчеләр 6 % салым түли ала - мобиль кушымта аша түләп була. Проект дүрт субъектта гамәлгә ашырыла башлады - Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга өлкәсе һәм Татарстан. Анда 50 меңгә якын үзмәшгуль теркәлгән. Проектка ихтыяҗ булса, аны илебезнең бөтен территориясендә гамәлгә кертәбез.