Минтимер Шәймиев һәм Михаил Пиатровский “Эрмитаж-Казан” үзәгендә егерменче күргәзмәне ачты

02.04.2019

Бүген “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Алтын Урда һәм Кара Диңгез буйлары. Чыңгызыйлар империясе дәресләре” күргәзмәсенең тантаналы ачылышы узды.

Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Эрмитажының генераль директоры Михаил Пиотровский, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларны үстерү һәм ярдәм итү фонды җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов һәм башкалар катнашты.

Экспозициягә Дәүләт Эрмитажы, Дәүләт тарих музее, Әстерхан тарих-архитектура музей-саклаулыгы, Бахчасарай тарихи-мәдәни һәм археология музей-саклаулыгы, Ялта тарих-әдәбият музее, Воронеж өлкәсенең тарихи-мәдәни мирас дәүләт инспекциясе, Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларны үстерү һәм ярдәм итү фонды, Беларус Республикасының милли тарих музее коллекцияләреннән якынча 600 экспонат кергән.

Тантана Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендә ТР Дәүләт камера хоры чыгышы белән башланды.

Минтимер Шәймиев “Эрмитаж-Казан” үзәгендә күргәзмәләр оештыруга ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде. “Эрмитаж күргәзмәсе елдан-ел яхшыра бара. Монда хәтта Мәскәүдә дә булмаган сирәк коллекцияләрдән күчмә күргәзмәләр була. Без һәрвакыт сезне шатланып каршы алабыз, күргәзмәләр узган саен безнең үзара хөрмәтебез ныгый бара, бу күргәзмәләр аша безнең бәһасез рухи байлыгыбыз арта. Без Дәүләт Эрмитажы белән күптән хезмәттәшлек итәбез һәм беркайчан да безнең мөнәсәбәтләрдә кечкенә генә дә тап булмады. Һәрвакыт бергә күргәзмәләрне ачабыз, кешеләр килә, бу безне сөендерә”,- дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

Күргәзмәне ачканнан соң, Дәүләт Эрмитажының Көнчыгыш бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Марк Крамаровский кунакларны экспозициянең бүлекләре буйлап йөртте.

Күргәзмә Монгол империясе мәдәниятенә багышланган. Монда монгол күчмә халкының шәһәр мәдәнияте тәкъдим ителгән, ювелир бизәнү әйберләре, костюмнар. Алтын Урданың нумизматика ядкәрләре XIII-XV гасырдагы иң зур монгол дәүләтләренең берсендә акча эшләре һәм акча сәясәтенең үсеше турында сөйли.


ТР Президенты матбугат хезмәте