Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Нидерланд җитәкчелегенә уртак проектларны хуплаганнары өчен рәхмәт белдерде.
Искәртик, Татарстан делегациясе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Нидерланд Корольлегенә эш сәфәре кыла.
Нидерланд бизнесы вәкилләре белән түгәрәк өстәл барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан үзенә капитал җәлеп итү һәм үзара файдалы хезмәттәшлек үстерү яклы.
Рөстәм Миңнеханов чара кысаларында «эшлекле даирәләр хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачар, уртак проектлар турында килешерләр», дигән ышаныч белдерде. Нидерланд Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе булып тора. Узган ел нәтиҗәләре буенча, үзара товар әйләнеше өчтән бер өлешкә арткан һәм 2,8 млрд АКШ долларын тәшкил иткән.
Яклар нефть чыгару һәм нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек итә. Philips компаниясе сәламәтлек саклау, инфраструктура объектларын яктылык белән тәэмин итү, электротехника өлкәсендә эшли. Голландия агросәнәгать җиһазлары, технологияләре, нәселле хайваннары Татарстанда киң кулланыла. Чаллыда терлекчелек өчен югары сыйфатлы премикслар җитештерүче DSM компаниясе заводы эшли.
Татарстан Президенты хезмәттәшлекне киңәйтү өчен шактый потенциал булуын күрсәтте. «Хезмәттәшлекне арттыруның яңа юлларын эзләргә кирәк, беренче чиратта инновацияләр өлкәсендә», – диде ул һәм Нидерланд компанияләренә Россиядә эшләү өчен старт мәйданчыгы сыйфатында республиканы сайларга тәкъдим итте.
Нидерланд Икътисад һәм климат министрлыгының Генераль секретаре Маартен Кампс үз чиратында билгеләп үткәнчә, бүгенге этапта региональ хезмәттәшлек илләр арасындагы мөнәсәбәтләр драйверы булып тора.